«Музыкаль ринг» уены (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге югары сыйныф укучылары өчен «Музыкаль ринг» уены уздырды.

Уен башланыр алдыннан, укучылар тормышыбызда музыканың роле һәм аның җәмгыятьтә ничек барлыкка килүе, иң беренче музыка коралларының нинди булуы, классик музыканың файдалы яклары һ.б.лар турында әңгәмә корды. Кайбер укучылар музыка турында белемнәре белән уртаклашты, сыйныфташларын үзләре тыңлый торган музыка юнәлешләре – гранж, трэш, фанк, эмбиент, альтернатива, этник нью-эйдж белән таныштырдылар. Әлеге музыка жанрларын тыңлап, балалар җыр-моң дөньясының ни дәрәҗәдә күптөрле булуы һәм бер урында гына тормавы, һәрчак үзгәреш кичереп һәм сан ягыннан даими тулыландырылып торуы турында нәтиҗә ясады. Мәктәп укучылары, аеруча иҗади түгәрәкләргә йөрүче балалар, «Музыка безнең тормышыбызда» дигән китап күргәзмәсен күреп бик шатланды, алар бу китапларда үзләренә иҗат итү һәм киләчәктәге музыкаль карьералары өчен материаллар тапты.  
Нәтиҗәле әңгәмәдән соң, «Музыка белгечләре», «Музыкаль акулалар» һәм «Йолдызлар фолловерлары» дигән өч команда арасында музыкаль ярышлар башланды. Укучылар команда белән чишкән иң авыр биремнәр «Музыкаль интуиция», «Музыкаль сәләт», «Музыкаль лото», «Көйне таны» уеннары һәм викторина «Уен коралының төрен билгелә» викторинасы булып чыкты. Музыкаль рингтагы һәр дөрес җавап өчен катнашучылар музыкаль жетоннар алды. Иң күп балл-жетоннар җыйган «Музыкаль акулалар» командасы җиңүче дип танылды.

Поделиться: